Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов, «Алексеевск РДВБ» ДБУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илшат Хәйретдинов 2020 елда ат гриппын профилактикалау буенча чаралар уздыру кысаларында «Бакиров Ф.Р» фермер хуҗалыгында тикшерү үткәрделәр.
Фермада ел саен 100-120 ат туа. Ферма җитәкчесе Фәнис Бакиров әлеге малларны нәселле атлар буларак та, ит тә сату өчен дә үрчетә. Ат һәм сыер ите сату өчен Казан Агросәнәгать паркында үз сәүдә урыны бар.
2018 елның 4 декабрендә Россия Федерациясенең селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе федераль дәүләт реестрына "Татар ат токымын" кертте. Бу 8-10 ел дәвамында алып барылган токымны торгызу эшенең нәтиҗәсе.
Татар токымы атлары танылу ала башлады: Сабантуй, ат чабышларында милли бәйрәмнәрдә күрерргә була. Призлы урыннар яулыйлар һәм хәтта кинода да төшерәләр. Әйтик, тиздән экраннарга чыгачак «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төп героиня Кремльгә нәкъ менә татар токымлы атта киләчәк.
Бүген көндә татар атларын Лениногорск, Әлки, Теләче районнарында үрчетәләр.