Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе һәм Татарстан Республикасында хокук саклауны тәэмин итү координацион киңәшмәсенең уртак утырышы узды.
Чараны ТР Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән ТР КМ Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты.
2019 елның 1 декабрь көненә Татарстанда 1 млн. 652 мең транспорт чарасы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 107 мең 575 берәмлеккә артык, ягъни 6,5 процентка.
2019 елныж 11 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 4107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2018 елның шул ук чорына караганда 2,5 %ка ким. Нәтиҗәдә 321 кеше һәлак булган (узган елда 348 кеше) һәм 5116 кеше җәрәхәтләнгән (2018 елда - 5196).