Закон бозучы административ җаваплылыкка тартылды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре белән берлектә Казан-Малмыж автоюлының 72 нче чакрымында билгеләнгән температура режимын сакларга һәм теркәргә мөмкинлек бирә торган суыткыч җайланмалары белән җиһазландырылмаган автотранспортта ит (сыер ите) ташу фактын ачыклады. Закон бозучы РФ КоАП 14.43 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International