17 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре берлектә, Түбән Кама районының "Таврия-2" стационар постында дежур торганда ТР ТС 021/2011 Таможня берлегенең "Азык-төлек продукциясе иминлеге турында" техник Регламентының 17 статьясында каралган дезинфекция процедурасын узмаган автотранспортта, терлекчелек продукциясен ташу факты ачыкланды. Хокук бозучыга РФ КоАП 14.43 ст.1 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.