17 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Самара өлкәсеннән Казан шәһәренә ветеринария документларыннан башка 3000 кг күләмендә бал ташу факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.