Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы:

"Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм! 1993 елның 12 декабре Россия тарихында мөһим вакыйга. Конституция кеше хокукының һәм ирегенең аерылгысыз өстенлеген раслады, хокукый документ булдырды.

Бу дәүләт бәйрәме барыбызга да яңа максатларга ирешергә көч һәм ышаныч бирсен. Конституцион корылышның какшамаслыгын һәм Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген тәэмин итсен.

Сезгә үз эшчәнлегегездә куелган максатларга ирешергә, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләп калам!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International