2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Пермь краеннан Түбән Новгород өлкәсенә ветеринария документларыннан башка бер баш ат күчерү факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 2 ө. буенча каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.