Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы — Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Татарстан делегациясе составында Саратов өлкәсенең "Трудовое" нәсел заводы эшчәнлеге белән танышты.
Тәҗрибә алмашуда "Трудовое" нәсел заводы хезмәткәрләре һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты: Тукай районының "Сәйдәшев" АХП хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары, Питрәч районының "Рацин-Шәле" ҖЧҖ, Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасы, Биектау районының "Бөрбли Молоко" ҖЧҖ, Нурлат районының "Южная" агрофирмасы, Арча районының "Возрождение" ҖЧҖ, Кукмара районының "Новая жизнь" ҖЧҖ.
Нәсел заводы җитәкчесе урынбасарлары предприятиенең башта симертү хуҗалыгы булуын, әмма бүгенге көндә ул сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, дип сөйләделәр. Бүген көндә бер сыердан 38 литр сөт савыла һәм бу чик түгел. Сыерларның сәламәтлеге ашау рационына бәйле. Урынбасарларның сүзләренә караганда, сыерларның көндәлек рационы алар тарафыннан исәп-хисаплана һәм төзелә. Икенче урында генетика тора. Сыер 23 литрдан ким сөт бирсә, ул Түбән продуктлы санала.
Предприятиедә һәр белгеч көн саен үз эше турында фотоотчет җибәрә, аның хезмәт хакы уртача 40тан 70 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Барысы да эш нәтиҗәләренә бәйле.