Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының ветеринария берләшмәсе базасында “Эре мөгезле терлекләрнең сакланышы. Авыруларның сәбәпләрен ачыклау һәм патологоанатомик диагнозны кую"дигән темага укулар узды.
Укыту теоретик һәм практик өлешкә бүленгән иде. Укуларны КДВМАның анатомия, патоматия һәм гистология кафедрасы профессоры Илдар Җәләлов, КДВМАның анатомия, патоматия һәм гистология кафедрасы ассистенты Евгений Кириллов, ТР РВЛ ДБУ башлыгы урынбасары Рөстәм Хашимов, дәвалау-профилактика чаралары бүлегенең әйдәүче консультанты Фәннур Сөнәгатов уздырдылар.
Укуларда Актаныш районы хуҗалыкларының баш зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты.