2019 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Татарстан Республикасының Арча районыннан Кайбыч районына ветеринария документларыннан башка дүрт эре мөгезле терлек ташу факты ачыкланды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.