Бүген Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре Татарстан Республикасында кыргый хайваннарның котыру авыруын профилактикалау буенча планлы көзге чаралар үткәрү кысаларында кыргый җәнлекләрнең котыру авыруына каршы ораль вакцина тараттылар.
Вакцина тарату Питрәч районы территориясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 2019 елның 25 октябреннән 25 ноябренә кадәр кыргый хайваннарга каршы ораль вакцина тарату буенча бригадалар оештырылды.