Югары Ослан муниципаль районында ике атналык курслар башланды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районында кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслары башланды.

"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

Укыту программасы ике атна дәвам итәчәк. Беренче атна – теория өлешенә багышлана. Укуның икенче атнасы өйрәнгән белемнәрне практик яктан тикшереп караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International