Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Яшь профессионаллар «WorldSkills Russia” 2019 төбәк чемпионатын ачу тантанасында катнашты. Төбәк чемпионатын ачу «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында узды. ⠀⠀
«Ветеринария» компетенциясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына белән оештырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе WorldSkills стандартлары буенча чемпионатны уздыру буенча һәрьяклап ярдәм күрсәтә. ⠀⠀
Ел саен өч техникум һәм ветеринария академиясе студентлары арасында сайлап алу турлары үткәрелә. ⠀
Моннан тыш, идарә ягыннан дәүләт ветеринария учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан демонстрацион имтихан һәм WorldSkills стандартлары буенча имтихан үткәрү комиссиясендә эшләү өчен экспертлар җибәрелә.
Исегезгә төшерәбез, «WorldSkills Russia-2019» VII илкүләм чемпионатының финал ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. «Ветеринария» компетенциясе буенча призлы урыннарны Надежда Мюллер (2 урын) һәм Дарья Трифонова (4 урын – осталык өчен) яуладылар. ⠀