Меркурий ФГИС эше буенча Семинар-киңәшмә

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хуҗалык итүче субъектлар, ФГИС Меркурий администраторлары һәм ветеринария-санитария экспертлары өчен Меркурий ФГИС эше буенча семинар-киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Мотыйгуллин Габделхак Госман улы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Семенова Юлиана Эдуард кызы җитәкчелегендә узды. 

Киңәшмә "сорау-җавап" форматында узды. 

Чарада докладлар белән Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илдар Ногманов (докладның темасы: "Меркурий ФГИС эше буенча еш бирелә торган мәсьәләләр" ), Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге башлыгы Мөхәммәтшин Илшат Ришат улы (докладның темасы: "Меркурий ФДИС белән эшләгәндә җибәрелгән хаталар"), Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Нуриахмитов Булат (доклад темасы: "ФГИС Меркурий белән онлайн режимда эшләү").

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International