"Югары Ослан РДВБ" ДБУдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең баш эпизоотологы Козлов Александр Сергеевич катнашында җыелыш узды. Җыелышының темасы "Югары Ослан районында Эпизоотиягә каршы чаралар" һәм октябрь аена хисап тоту. Ветеринария белгечләре, ветеринария берләшмәсе һәм КФХ башлыгы отчетлар, сораулар һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. Эпизоотиягә каршы чаралар буенча фикер алыштылар. Үзгәрешләр кертелде. Алга таба эш барышы шушы үзгәрешләр нигезендә башкарылачак.