2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка ит (күркә) сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.