Бүген «Арча РДВБ» ДБУ административ бинасында «Арча РДВБ» ДБУнең ветеринария белгечләре һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы аучылары белән котыру авыруына каршы кыргый җәнлекләр өчен «Рабив» вакцинасын тарату буенча уртак киңәшмә – инструктаж үткәрелде.
Вакцинаны биш көн эчендә, торак пунктлар читендә, биотермик чокырлар янында һәм урман посадкалары янында төлкеләр һәм сукбай этләр күпләп яшәгән урыннарда тарату планлаштырыла.