Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов традицион чараны уздыруны оештыруны бәяләделәр. Ярминкә мәйданчыкларына продукция ассортиментының җитәрлек күләме китерелгән иде. Чәй, коймак, камыр ризыклары белән җәмәгать туклануы нокталары оештырылды.

Ярминкәләр башыннан алып ахырына кадәр һәр мәйданчыкта ветеринария хезмәте белгечләре булачак һәм продукциянең сыйфатын даими тикшереп торачак. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ветеринария хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Шул исәптән, ветеринария-санитария экспертизасы, ветеринария документларын бирү һәм ветеринария хезмәте күрсәтү.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International