Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең тикшерү комиссиясе Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсендә булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев җитәкчелегендә тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алышу узды. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.