2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУдә район ветеринария лабораторияләре мөдирләре һәм баш эпизоотологлар белән 2019 елның 9 аена тикшеренүләр планын үтәү йомгаклары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры М.М. Вәлиев лаборатория эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ турындагы доклад белән чыгыш ясады. Үз докладында Марс Мулланурович район ветеринария лабораторияләренең эшчәнлек юнәлешләре буенча эшчәнлегенә анализ ясады. Шулай ук Марс Мулланурович үз докладында район ветеринария лабораторияләре тарафыннан аккредитация узу процедурасын һәм лаборатор тикшеренүләр планын тулысынча үтәү зарурлыгына басым ясады.
Шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәләренең эшенә анализ турындагы доклад белән терлекләрдә йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы А.С. Козлов чыгыш ясады. Үзенең докладында Александр Сергеевич шулай ук эпизоотиягә каршы чаралар һәм лаборатор тикшеренүләр планын тайпылышсыз үтәү зарурлыгына басым ясады. Александр Сергеевич шулай ук аеруча куркыныч инфекцияләр, шул исәптән котыру авыруы, себер язвасы, африка дуңгызлар чумасы, нодуляр дерматит таралуга юл куймау кирәклегенә басым ясады.