Бүген Алабуга районында "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү ” буенча укыту программасы башланды.
Программа агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма белгечләре буенча ветеринария табиблары булмаган (терлекчеләр, сыер савучылар), ягъни хезмәт эшчәнлеге турыдан-туры терлекләр белән бәйле хезмәткәрләргә исәпләнгән .
Укытуның төп бурычы- авыручы хайваннарның беренче авыру билгеләрен күреп ачыкларга һәм ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнергә.
Укыту 2 этапка бүленә: 1 этап теоретик өлешне өйрәнүгә юнәлдерелгән, әлеге программа хирургия, акушерлык һәм терапия юнәлеше буенча ведакадемия укытучылары тарафыннан биреләчәк.