Бүген Мәскәүдә узган "Алтын көз-2019" форумында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүче булды.
"Хайваннарның йогышлы авыруларын профилактикалау һәм бетерү өчен эшләнгән программаны гамәлгә кертү» номинациясендә алтын медаль алды.
"Төбәктә ветеринария һөнәрен популярлаштыру, традиция һәм тарихын саклап калу” номинациясендә көмеш медаль алды.
«Россия Федерациясе территориясендә хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын локальләштерү һәм бетерү өчен өлеш кертү” номинациясендә көмеш медаль алды.