5 октябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәте "Урман атнасы - 2019" табигать саклау акциясендә катнашты.
Баш ветеринария идарәсе, ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре Биектау районының Сосновка торак җирлеге янында агачлар утыртты.
Акциянең максаты – урманга карата тәрбияви караш үстерү, урман проблемаларына карата җәмгыять игътибарын арттыру, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм үстерү.