Ел саен, 1 октябрьдән республикада, шул исәптән Актаныш районында да, Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.
Ун көн дәвамында Актанышта өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итүгә, аларга кирәкле ярдәм күрсәтүгә, киң җәмәгатьчелек игътибарын өлкәннәр проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Районда бәйрәм чараларына бүген, 2 октябрьдә, ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында Старт бирелде. Биредә район җитәкчелеге Актаныш үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәгенә зур көч куйган ветераннар белән очрашты.
Чакырылучылар арасында башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, лаеклы ялда җитәкчеләр, авыл хуҗалыгында, җитештерү сәнәгатендә, спортта, мәдәнияттә Фидакарь хезмәт куйган укытучылар да бар иде.
Өлкәннәрне район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район тормышы белән таныштырды, максат һәм бурычлар турында сөйләде. Котлау сүзләреннән соң район башлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.