Өлкән буын ветеринария белгечләре рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкән буын ветеринария белгечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм бүләкләр кабул иттеләр. Матур традиция буенча, бухгалтерлык бүлеге белгече Гөлнара Гайфуллина һәр пенсионер белән аерым очрашты. Билгеләнгән урынга килә алмаган пенсионерлар бүләкләрне өйләренә барып алдылар: бу яхшы азык-төлек җыелмасы һәм ике капчык бәрәңге.

Мәгълүмат өчен: өлкәннәр көнен Европада, аннары Америкада, ә 1990 еллар азагында бөтен дөньяда билгеләп үтә башладылар. 1 октябрьдә күп кенә илләрдә өлкәннәр хокукларын яклау ассоциацияләре тарафыннан оештырылган төрле фестивальләр, конференция һәм конгресслар уза. Иҗтимагый оешмалар һәм фондлар бу көнне төрле хәйрия акцияләре оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International