Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы шәһәре территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан, Тула-1 ДПС постында, ветеринария документларыннан башка, 1300 кг кош итеннән әйберләр ташу факты ачыкланды. Маршрут: ТР Казан – ТР Яр Чаллы шәһәре. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшен оештыруның ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын кәгазьдә тутыру тәртибен раслау турында» 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы; «Ветеринария турында»14.05.1993 ел, №4979-1 Россия Федерациясе Законының 15, 18 ст. Гаепле зат 10.8 ст.2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылган.