Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Маркин ур., 5 нче йортта ветеринария документларыннан башка 5 кг күләмендә чәчәк балы сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.