Арча муниципаль районында ветеринария белгечләрен хөрмәтләү булды.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 августында «Арча РДВБ» ДБУда август ае йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты. 

   Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итү кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Мактау грамоталарын, Арча муниципаль районының алдынгы хезмәткәрләренә, шулай ук җитештерү табибларына  Мактау грамоталарын тапшыру булды. Бәйрәм уңаеннан «Арча РДВБ " ДБУ коллективына Татарстан Республикасы эстрада башкаручылары концертына билетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International