Хөрмәтле хезмәттәшләр, ветеринария белгечләре!
Республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлешегез өчен олы рәхмәт сезгә! Ветеринар хезмәте зур түземлек сорый. Табибларның тугры хезмәт куюы Татарстанда төрле йогышлы авыруларны булдырмауга китерә, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итә. Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, сезгә сәламәтлек, бәхет, йортларыгызга гаилә җылысы, иртәгәге көнгә ышаныч һәм яңа урлэр телим! Эшләрегез уңышлы, нәтиҗәсе куанычлы булсын. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы Баш Дәүләт ветеринария инспекторы Хисаметдинов Алмаз ГӘПТРӘҮФ УЛЫ