Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы, Лениногорск районы, Урдала авылы адресы буенча умарталарны карап тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкны тикшерде. Тикшерү барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл хуҗалыгы үсемлекләрен җитештерү, үстерү, сату һәм серкәләндерү һәм умартачылык продукциясен алу максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында " 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы боерыгының 5, 11,34, 36, 42 пунктларын бозу очраклары ачыкланды. Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.