Күрсәтмә үтәлгән.

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Аксубай муниципаль районындагы «Нежность «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә карата элек бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше буенча урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланмады, күрсәтмә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International