Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусының таралуын профилактикалау.

2019 елның 6 августы, сишәмбе

үген, «Татар-информ» МАда, Татарстан Республикасы территориясенә африка дуңгызлар чумасы вирусының таралуын профилактикалауга багышланган матбугат - конференция узды.Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин катнашты.Матбугат конференциясендә Африка дуңгыз чумасының куркынычлыгы, әлеге вирусны йоктыру юллары һәм күренешнең симптомнары турында сөйләделәр. Белгечләр дуңгызларда африка чумасы вирусы барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау мәсьәләләре турында сөйләштеләр, шулай ук дуңгызларны тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International