Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Нежность «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә карата күчмә планлы тикшерү үткәрелде. Аксубай муниципаль районы Тикшерү барышында ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда казылык эшләнмәләренә, кош ите, балыкка ветеринария – озату документлары булмау очрагы ачыкланды. Хокук бозуга юл куйган вазифаи затка РФ КоАП 10, 8 ст.1 ө. буенча беркетмә төзелде.