Ясалма орлыкландыру операторларының һәм нәсел эше буенча зоотехник-селекционерларның республика конкурсы.

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Биектау районында эре мөгезле терлек үрчетү буенча технологларның 41 нче Республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерларның 2 конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Конкурслар берничә этапта узды. Комиссия катнашучыларның лаборатор шартларда эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик күнекмәләрен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, моннан тыш, катнашучылар һөнәрнең теоретик базасын белүләрен күрсәттеләр. 

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International