2019 елның I яртыеллыгында хезмәт эшчәнлеге йомгаклары буенча Россия Федерациясенең ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт коллегиясе узды.

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның I яртыеллыгында хезмәт эшчәнлеге йомгаклары буенча Россия Федерациясенең ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт коллегиясе узды.

Утырыш Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Сергей Данкверт рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов катнашты, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда күзәтчелек ведомствосының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук электрон ветеринария сертификациясе перспективалары турында фикер алыштылар.

Сергей Данкверт хәбәр иткәнчә, 2019 елда Хезмәткә Россельхознадзор вәкаләтләре өлкәсендә Россиядә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү чараларын мөмкин кадәр нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен бөтен игътибарны юнәлтергә кирәк булачак. Россия милли ветеринария хезмәтен үзгәртеп кору аеруча зур әһәмияткә ия. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 2018 нче елның 21 нчы июль көнне "Казан" халыкара аэропортында 26 авиарейс пассажирларының багаж һәм кул йөге тикшерелде һәм бу йөкләр арасында Россиягә вакытлыча чикләнгән продуктлар кертү очрагы кузәтелмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International