Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Тәмте авылы территориясендә 14 кг балыкны санкцияләнмәгән рәвештә сату факты ачыкланды. Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.