Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Дежур торган вакытта Кайбыч-Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең  Апас территориаль ветеринария  инспекторлары тарафыннан 6 баш эре мөгезле терлекне ветеринария документларыннан башка алып кайту факты ачыкланлды.Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган.Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International