Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Буа шәһәре территориясендә 42 кг күләмендә елга балыгы (чехонь) законсыз сату факты ачыкланды . Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.