Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе белән берлектә видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы АКМ, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре, Татарстан Республикасы башкарма комитетлары җитәкчеләре, балалар мәгариф учреждениеләре өчен азык-төлек сатып алуны алып баручы урынбасарлары, мәгариф бүлекләре мөдирләре һәм аларның урынбасарлары, балалар белем бирү учреждениеләренә туклану белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы урынбасарлары, терлек чалу пунктлары милекчеләре катнашты.