Саба муниципаль районы ветеринария берләшмәсендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча "Saba Balahoner"дигән максатчан программа уңышлы эшләп килә."Шоколад " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ветеринария табибының һөнәри эшчәнлеге белән таныштылар. Алинә Латыйпова җитәкчелегендә Ленси кушаматлы этне дәвалыйлар."Saba Balahoner " һөнәрләр шәһәре-социаль юнәлешле проект, анда район балалары төрле һөнәрләрне бушлай өйрәнәләр.