Татарстан территориясенә африка чумасын булдырмау буенча штаб утырышы узды.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы территориясенә африка чумасының үтеп керүенә юл куймау буенча республика штабы утырышы узды. Утырыш эшендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча республика штабы әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы белгечләре, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары вәкилләре катнашты. Белгечләр 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларда африка чумасын профилактикалау буенча беренчел чараларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы территориясендә АЧС профилактика чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады. Россия Федерациясендә дуңгызларда африка чумасы, эре мөгезле терлек нодуляр дерматиты һәм кош гриппы буенча хәлләр турында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов доклад белән чыгыш ясады. Утырыш ахырында республика штабы әгъзалары фикер алыштылар,  тәкъдимнәр керттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International