Зәй муниципаль районында семинар-киңәшмә узды

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген Зәй муниципаль районында " терлек азыгы әзерләү чорында район ветеринария лабораторияләренең эше»  темасына семинар-киңәшмә узды. Терлек азыгы әзерләү чорында район ветеринария лабораторияләренең эше, сусыл азык әзерләү технологиясе турында төп доклад белән РВЛ директоры Марс Вәлиев чыгыш ясады. Семинарның гамәли өлешендә ветеринария белгечләренә сусыл азык пробаларын сайлап алу, терлек азыгының гомуми токсиклыгын билгеләү ысулларын, пробаларны рәсмиләштерү, төргәкләү һәм транспортлау дөреслеген күрсәттеләр. Киңәшмә эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы  Разиф Кәримов, Республика ветеринария берләшмәләре  башлыклары, Татарстан Республикасы ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International