"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында онлайн трансляция режимында "Татарстан Республикасы территориясендә кош гриппын кисәтү чаралары" мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе узды. Кош гриппы турында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сөйләде, республика территориясенә кош кизүен булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International