Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында яшь эре мөгезле терлекне саткан вакытта ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.