Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инспекторлары Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында кошлар өчен 250 кг комбикормның ветеринария кагыйдәләрен бозып сату очрагы ачыклады. Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1-нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату тукталды.