Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инспекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында 550 баш кош-кортын (үрдәк, каз, бройлер) ветеринария кагыйдәләрен бозып сату очрагы ачыклады.
Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату тукталды.