Ветеринария кануннарын бозу очрагы ачыкланды.

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Саба территориаль ветеринария инспекторлары  тарафыннан Мәскәү-Уфа автоюлының 829 км участогында, ТР Питрәч районының «Кольцо-2» стационар үлчәү контроле постында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 10 автомобиль тикшерелде, шуларның 5се контрольдә тотучы продукция алып барды. Ветеринария документлары булмаган 3 баш эре мөгезле терлек ташу факты ачыкланды.1992 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы РФ законы бозылган.Хокук бозучыга РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International