Ветеринария-санитария экспертлары аттестация уздылар.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан республиканың ветеринария табибларын аттестацияләү оештырылды. Чара Агросәнәгать паркы базасында узды. Аттестация кысаларында, ветсанэкспертлар хайваннар һәм үсемлекләр продукциясенә ветеринария экспертизасы методлары турында сөйләделәр.   Теория буенча, ветсанэкспертлар Агросәнәгать паркының ветеринария лабораториясенә уздылар. Шунда ук практик өлеш күрсәтелде.Комиссия составында Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе белгечләре эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International