Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» юл-патруль хезмәте) автомобиль юлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан кош ташыганнан соң чистартылмаган Татарстан Республикасына автотранспорт керү фактын билгеләде.Кошлар ташуның ветеринария-санитария кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланды. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.