Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Зеленодольск шәһәре территориясендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән сөт продукциясен (эшкәртелмәгән сөт, каймак, эремчек) законсыз сатуның 2 фактын ачыклады.Сәүдә ветеринария кануннарын бозып башкарылган,ә нәкъ әлеге төр продукциягә ветеринария документлары булмау очрагы ачыкланды.1993 елның 14 маенда кабул ителгән 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 статьясы, 21 статьясы бозылган.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.Сату туктатылган.